Тэтимол 2015

КИП (ЗДС: 306, 312) «внешность; вид» (к. «Мөхәммәдия»дә: тышы-кибе, эче дәхи ула саф), (Тумашева 1992: 98–99) киип «одежда» ~ башк. кип «калып (икмәк, кирпеч өчен)» – төрки телләрдә исәпсез күп дериватлар биргән тамырлардан, к. хак. кип «күлмәк», алт., каз., к.-калп., кырг., уйг. кеп, кэп, тув. хэп «форма, кием; кыяфәт, маска, савыт, сумка, сөкәт, ярылмаган тире», як. киәп, киэп «форма; образ», төркм. гәп «карачкы» < төр., бор. төрки (ДТС: 299) kip, kep «форма», күп кенә чыганакларда käp дип бирелә. Бор. Идел-Урал регионында кäп яңгырашы киң таралган булган, к. мар. кäп, кап ~ чув. кап «тән, гәүдә, кыяфәт; күләм, зурлык», чув. кап «кебек» (чув. пек «кебек» сүзе дә кеп яңгырашыннан метатеза); бор. монг., калм. кеб, монг., бур. хэб «форма, модель, образец, фасон, фигура, вид» (Номинханов 1975: 256), эвенк. кĕп «трафарет, форма, үрнәк» (ССТМЯ I: 388) – төрки телләрдән. Бор. төркилектә кäп «санәм, пот, сын, тораташ» мәгъ. булган, шуннан рус. капище «мәҗүси гыйбадәтханә» сүзе килә (Фасмер II: 185).

Кип ~ кэп сүзенең дериватларыннан тат. телендә к. Кәбәрә, Кәпәй-ү, Кәпәр ~ Кәпер, Кәбен ~ Кипен, Кәпрән ~ Кипрән, Кәбәк ~ Кибәк, Кәбән ~ Кибән, Кәплә-ү, Кәмәш, Кипкәр, Кебек һ.б. К. түбәндәгеләрне. Будагов II: 151; Räsänen 1969: 253; ЭСТЯ V: 44–45; Федотов I: 224–225.

Кап//кэп «кием, савыт» кебек сүзләр бик күп телләрдә очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья