Тэтимол 2015

КИҢЕРТӘК, (ДС I: 85) кигертәк, (трбс., без теркәдек. – Р.Ә.) кикерәк, кикерек «трахея; гортань» – тат. һәм башк. сөйләшләрендә гадәттән тыш күп вариантлы сүз, к. (Тумашева 1992: 93–98, БТДҺ: 144, 173) кәгелдерек, кәгилдерәк, кәңирдәк, кәүертәк, кикертәк; кәңәр ҙәк, киңер ҙәк, киңәр ҙәк, киңәр ҙәй, кигерләй, кигәл ~ кигәр ~ каз., кырг. кеңиртэк, кегирдек, нуг. кегирдевик, уйг., чыгт. һ.б. кэкиртэк, кәкиртәк, үзб. хэкиртәк id. үзб. диал. (ЎХШЛ: 141) кәңирчәк «борын кимерчәге» ← башк. һ.б. (БТДҺ: 141) кәңәр, кигәр < бор. төрки *кэңир >> төр. geniz «борын-тамак юлы, шул юлдагы кимерчәкле органнар». Бу сүзнең веляр варианты да бар булса кирәк, к. себ. (Тумашева 1992: 133) қуғыртак, иске чыгт. (Поппе 1938: 297) qanarıq, бор. төрки (ДТС: 419) qaŋrаq «бугаз», алт. каңдай, каңдық > рус. (Фасмер II: 157) кондык > кадык «бугаз төере».



Предыдущая статья            Следующая статья