Тэтимол 2015

КИҢӘШ-Ү, диал. кәңәш-ү «советоваться» ~ башк. кәңәш- id. < гом. төрки кэңäш- < бор. төрки keŋäš- id. бор. keŋä- «киңәш бирү» фигыленең урт. юн. (бүтән юн. сакланмаган диярлек), фигыль исә *кээң исем сүзеннән, к. ком. геңлеш- [гэң-лэ-ш-] «киңәшү». *Кээң сүзенең рефлексларын «Идегәй» дастанындагы Киң Җанбай («киңәшче Җанбай»), «Алтаин Саин Сүмә» дастанындагы киәң «патша, хөкемдар, баш вәзир», Ибне Фадлан теркәп калдырган бәҗәнәк титулы күзәркин < күзәр киң «күзәтүче хөкемдар», Кырымда булган (к. Будагов II: 22) кэңбуй титулларында күрергә мөмкин. Тарихчы Ә. Мөхәммәди раславынча, бор. ирани хәрефләр белән язылган һәм Идел-Урал регионында табылган язуларда киң, кәиң «король» сүзе укыла икән (к. ш. ук Кенәз ). Бор. *кииң, *кээң сүзен маньч. киң < бор. кыт. киң «вәзир, канцлер» (к. ССТМЯ I: 395) сүзе белән чагыштырырга мөмкин, к. ш. ук вьет. küeŋ «король», бор. төрки-һунн. кэң «юрау, киңәш барабаны» (к. Фасеев 1978: 124–136). К. Киңкерә. Räsänen 1969: 253; Федотов I: 223. К. Киңәш.



Предыдущая статья            Следующая статья