Тэтимол 2015

КИҢ I, себ. (Тумашева 1992: 95) кәң «широкий; широко» < гом. төрки (Радлов II: 1067) кäң, кэң, госм., кр.-тат. гäң, ком. гең, төркм. гииң ~ як. киэң, бор. чыгт. käing id.; монг. кэң, гэң төрки телләрдән. Бу сүзнең чув. һәм мар. телләрендә юклыгы игътибарга лаек. Бор. төрки (ДТС: 299) keŋä-, keŋi- «киңәю» ~ төркм. гиң- id. Аз. кениш, госм. гäниш «киң» сүзләренең ясалышы безгә ачык түгел. Räsänen 1969: 253; ЭСТЯ III: 46–47.



Предыдущая статья            Следующая статья