Тэтимол 2015

КИНҖӘ, диал. кинцә, кинцәтәй (Тумашева 1992: 99), кинчәтәй (ДС I: 87) «самый младший сын; последний ребенок», ш. ук (ЗДС: 312) кинжә, кинҗә, кинцә «младший», «единственный» ~ башк. кинйә, кинжә, кинйәкәү, кинйәтәй (БТДҺ: 144), ком., кырг., кенҗе, нуг., каз., к.-калп. кенже id., чыгт. кенҗä «иң кече кыз», ком. генҗе, үзб. (ЎХШЛ: 65) генҗа, гәнҗә, кенҗа «иң кече бала, төпчек» һ.б. этимологик хезмәтләрдә бор. монг. kenǯe «соң туган» сүзеннән дип күрсәтелә (к. ЭСТЯ III: 20–21). Ләкин бу нәтиҗә дөрес һәм тулы түгел. Монг. сүзе үзе төрки кэйинчэ «соңгы (бала)» сүзеннән килә, төрки сүз исә кэйин ~ бор. төрки kejin, kein, kezin «арттан, соңыннан» сүзеннән ясалган (к. Кәй ), к. каз. кейiнжi «кинҗә» («последний, запоздалый, младший», к. Аманжолов: 383), алт. кейин «соңгылык, плацента» (к. Тощакова 1978). Кинҗә < киенчә дип Будагов та (II: 182) раслый.

Кинҗә сүзе белән тат. диал. (эчк., шрл.) кинзә, кинзәтәй «ялгыз, сыңар; төпчек (терлек баласы)», кинчә, кинцә «уҗым, көзен шыткан үлән һ.б.», кинчәлек «такыр басу, көзге үлән үскән басу» (ТТДС I: 246) сүзләре тамырдаш, к. к.-балк. ханс, ханза «шытым, уҗым», тув. хенче «көзен туган», хенче сиген «кинҗә җикән» – «курпы», таҗ., ягн. kenǯa, kanja «гадәттәгедән соң туган (терлек баласы)» ~ бор. монг. kenǯе «соң туган, зәгыйфь» ~ мар. Т. кенза «ашамый торган (бала)», бур. хэнзэ «курпы үлән; көзге тума» һ.б. Уйг. кәнҗи «кинҗә, соң өлгерүчән» сүзе фар. кäнҗи, гäнҗи id. сүзеннән һәм фар. генҗ, кенҗ < төр., гаг., кр.-тат., кар. гэнч «яшь» ~ бор. төрки (ДТС: 298) kenč «бала» сүзеннән килә, ә бу сүз шул ук кэнҗэ нигезеннән үзгәргән. Дөрес, ир. телләрдә дә шуңа охшаш сүзләр бар (к. Кәниз, Кәнизәк ), ләкин алар төрки-монг. телләрендәге кэнҗэ сүзе рефлексларына кереп бетмиләр. Чаг. Кече. Гомумән, монда төрле сүзләр контаминациясе бар бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья