Тэтимол 2015

КИНӘТ, диал., сөйл. кинәтен, кинәттән «внезапно, вдруг» > чув. кинет id., мар. кенета, кэнэтэ, удм. (Насибуллин: 125) кэната ~ кар. кэнэтэ, кенэтэ, кенятэ, чыгт., куман. kenete < бор. монг. genete, genedte id.; к. ш. ук төркм., нуг., каз., к.-калп. кенетен, алт. кенетийин, хак. кинэтĕн, тув. кенертен ~ хәз. монг., бур. гэнэт, гэнтэд > эвенк. гэнэтэ «кинәт» һ.б. бор. төрки *кэн «тынычлану хәле, кинәнеч; гамьсезлек» тамырыннан (к. Кинән, Кинән-ү ), шуннан монг. телләрендә *кэнэд > гэнэд «гамьсезлек» сүзе ясалган, шуннан төрки кэнэдтэ «гамьсез генә булганда» сүзе ясалган булса кирәк. Räsänen 1969: 252; ССТМЯ I: 180; ЭСТЯ V: 41–43 (бу хезмәтләрдә материал күп, ләкин тат., башк. кинән-ү, чув. кан- < кән- сүзләре искә дә алынмый).



Предыдущая статья            Следующая статья