Тэтимол 2015

КИМЕРЧӘК «хрящ; часть кости, которую можно грызть» ~ башк. кимерçәк, башк. диал. (БТДҺ: 143) кимерсәк, чув. кимĕрчек < гом. төрки (Радлов II: 1209–1210) кимерчек, кäмирчäк id., алт. кемирчек «кимерүче; кимерчәк». Кимер-чәк сүзе кимер дигән исем булганлыгына ишарәли шикелле, к. башк. (БТДҺ: 143) кимер «кып-кызыл (ит төсе?)».

К. Кимек, Кимер-ү. Федотов I: 252; ЭСТЯ III: 19–20.



Предыдущая статья            Следующая статья