Тэтимол 2015

КИМЕК, себ. (ЗДС: 288) кәмүк «губчатое костное вещество (которое можно грызть)» < гом. кыпч. кэмик, каз. кәмек, уйг., үзб. (ЎХШЛ: 140) кәмик, кöмик, кöмүк id., төр. kemik «сөяк», алт. (Будагов I: 137) кеемiк «кимерчәк» ← бор. төрки кэм- «кимерү» сүзеннән, к. бор. монг. (Поппе 1938: 215) kemilebe, kemigi ~ чыгт. kemükni sordı (суырды), як. кэбий- «кимекләү», эвенк. (ССТМЯ I: 388) кэми «мамонт сөяге» (күрәсең, ул кимерергә яраган), бор. төрки (ДТС: 297, 304) kem-, kev- «шыеру, кимерү» ~ госм. геб-, гев- «көйшәү, кимерү». Чаг. тохар. kаm, kemе «теш». ЭСТЯ V: 36–38. К. Кимшек.

Дерив.: кимекле, кимексез, кимеклә-ү «суырып кимерү».



Предыдущая статья            Следующая статья