Тэтимол 2015

КИМӘК «кимяк, кимак» – название древнего народа, жившего в VIII–X веках в среднем течении реки Иртыш, звучание восстановлено по письменным памятникам, написанным на арабском и персидском языках (напр., М. Кашгари), а также по русским летописям. Кимяки считаются предками татар.

Бу сүз хәз. төрки телләрдә сакланмаган (Т. Гарипов кимак мае сүзендә кимәк сүзен күрмәкче, ләкин бу сүз икенче мәгъ. – миш. әйтелештәге коймак мае булса кирәк). Кайбер галимнәр хәз. татарлар кимәкләрдән килә дип карыйлар.

Кимәк дәүләте турында фрагментар мәгълүматлар гына калган. Бу дәүләттә (федерациядә) төп урынны татар дигән кабилә тоткан. Кимәк дәүләтенең килеп чыгу вакыты тур. фикерләр бик төрле: археологлар Р. Фәхретдинов (1995: 43–44), Н. Мәҗитов (к. Кимяки // Башкортостан. Краткая энциклопедия. – Уфа, 1996: 334) ул дәүләтне VIII г. ахыры – IX башында, күктүрк дәүләтен уйгурлар җимергәч, качаклар килеп оештырган дип карый; Л. Гумилев (2002: 223–229) һәм Татар энциклопедиясе (1999 ел басмасы) Х г. оешкан дип баралар. Безнеңчә, кимәк дәүләте 840–848 елларда барлыкка килә: уйгурларга союздаш татарлар нәкъ шул чорда көнбатышка качып китәләр. X–XII гг. кимәк көчле бер дәүләт атамасы булып кала; 1183 елда кимәкләр Идел Болгары дәүләтен, рус елъязмаларында әйтелгәнчә, «яулап алалар» (яисә талап кайтып китәләр). Кимәкләр кыпчак-татарлар һәм болгарлар белән аралашып торган булсалар да, кимәк сүзе дә, кимәк федерациясенә кергән кабилә атамалары да хәз. төрки телләрдә сакланмаган. Кимәк сүзен еш кына (шулай ук сакланмаган) йәмәк ~ имәк кабиләсе атамасы белән нисбәттә карыйлар: берәүләр кимәк > йәмәк дисә, икенчеләр ике йәмәк > кимәк дип фаразлый. Ихтимал, кимәк ~ йәмәк безгә бик таныш сүзләрдәндер, тик без аларны таный белмибездер.



Предыдущая статья            Следующая статья