Тэтимол 2015

КИЛ-Ү «приходить, подходить» > чув. кил- < гом. төрки кэл- id. – кит-ү < кэт- сүзе белән тамырдаш булса кирәк; фин-угор, юкагир., эскимос. телләрендә дә очрый (К. Bonnerja 1971). Будагов II: 179–180; Räsänen 1969: 248; ЭСТЯ III: 14–16.

Кил-ү фигыле тат.телендә гаҗәп күп функцияле: ул составлы фигыльләр (гөр килү һ.б.ш.) ясау өчен дә, һәртөрле актионсарт һәм модаль ярдәмлек фигыль буларак та кулланыла, шунлыктан булса кирәк, аның дериватлары (к. Килеш, Килеш-ү ) төп мәгънәдән ерак китә. К. Китер-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья