Тэтимол 2015

КИЛЕН «сноха; невестка» < гом. төрки кэлин, кäлин, угыз. гэлин id. Бу сүзне кил-ү сүзеннән дип аңлату киң таралган (к. Покровская: 63–64), ләкин бу уйдырма гына – чынлыкта бу сүз бор. дуаль кардәшлек заманнарыннан калган халыкара тамырдан килә, к. (ССТМЯ I: 446) тунг.-маньч. кэли, кэлин «баҗа; абсын», удм. кали, морд. М. кел, морд. Э. кийало, коми. (КЭСК: 220) кев, кел << гом. урал. kälü «килен», чув. кин, кинемай «килен; җиңги» бор. тат. теленнән булса кирәк, килĕнтеш «килендәш» тәгаен тат. теленнән (ул нәкъ татарча әйтелә дә).

Килен сүзенең деривациясе тур. к. Рамазанова 1991: 88–90; Будагов II: 135–136; Räsänen 1969: 250 (фин. käly «килен» сүзен китерә); Федотов I: 295–296; ЭСТЯ III: 16–18 (килен һәм кәләш сүзләре гомоген дигән иске фикерне кабатлый, безнеңчә, бу дөрес түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья