Тэтимол 2015

КИЛӘК «омшаник (в лесу); поляна, где располагаются ульи» ~ чув. кил, килĕ «өй, йорт, гаилә» ~ бор. төрки (хәзәр) кел «арба өстендәге тирмә». (Хәзәрләрнең атаклы Саркел ныгытмасын шул замандагы авторлар беравыздан «ак өй» мәгънәсендә дип аңлаталар, бу аңлатма чув. шурă (<*сары) кил «ак өй» сүзенә бик туры килә.) Икенче яктан к. төр. gil, kil «почмак, өй почмагы» (чаг. тат. торыр почмагың «яшәр җирең») > тат. -кел (өчкел «өчпочмак», дүрткел «дүртпочмак» һ.б.).

Киләк сүзен русча кóлок «басу уртасындагы урманчык, куаклык» сүзенә нисбәтләү мәгънә ягыннан да (киләк һәрвакыт умарта белән багланышта килә, ә рус сүзендә андый бәйлелек юк), фонетик җәһәттән дә (кóлок татарча кулык булыр иде) аксый.



Предыдущая статья            Следующая статья