Тэтимол 2015

КИЗҮ [кизĕw] иск. «дежурство; дежурный (в медресе)», диал. (ЗДС: 305–306) «дежурство», (ДС I: 26) «эпидемия (болезнь по очереди)» > мар. кезү чер «эпидемия» ~ гом. кыпч. кезү, кезүв, куман. keziv, кырг., алт. кезүү «чират; чират чир» < бор. төрки *кезег, *кезиг id. > удм. кезег «малярия», каз. кезек «чират», кезик «тиф», кырг. кезек, кезик, уйг. кәзик, угыз. гезик «чират; кизү» (ш. ук «гизү») һ.б. Рясянен бу сүзләр рәтендә брб. кыжык ~ монг. kiǯig «эпидемия; түләмә» сүзен дә карамакчы. Чув. (Ашмарин VI: 130–131) касу, касо «чират; табун; көтү чираты» белән абаз. (һ.б. Төньяк Кавказ) к′азу «чират» гомоген микән – әйтүе кыен. Барча бу сүзләр бор. төрки kez-, käz- «күчү, күчеп йөрү» (к. Гиз-ү ) белән дә, бор. кэз//кәз «киз; ук ату; ук атып дежур (гөрләүче) билгеләү» сүзе белән баглы була ала. К. Кизәк II. Räsänen 1969: 260.

Кизү ~ кизәк ~ кәзәк сүзе белән бор. монг. кэшик//кэсик//кэсэк//кэзик//кэзэк (төрле язылышларда, к. Бартольд I, 1963: 447–449) «дежурда торган хан гвардиясе» сүзе тамырдаш бугай: кишек яңгырашында бу сүз иске тат. чыганакларда да очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья