Тэтимол 2015

КИЗДЕР-Ү «водить (на прогулку); руководить» (Ш. Маннур), диал. «ходить перед родами (о женщинах)» – диал. киз-ү «төрле җирдә йөрү, гизү» сүзеннән, к. гиз-ү < киз-ү ~ яз. монг. kerü- «кыдыру, сәяхәт итү» (р ~ з).

Тат. диал. (Ставрополь, без теркәдек. – Р.Ә.) җан киздерү «бала табу алдыннан бераз атлау, йөрү», ихтимал, мәҗүси ышанулар белән бәйледер.



Предыдущая статья            Следующая статья