Тэтимол 2015

КИЗӘ-Ү I«прицеливаться; замахиваться» (Г. Толымбай), диал. «вдевать утковую нить в челнок» ~ башк. кизәү «укны керешкә кую» (диал. күзә-ү id. дөрес түгел – халык этимологиясе буенча күз гә нисбәт ителгән). Төбендә кизә-ү – «киз не (к. Киз ) керешкә куеп, ук атарга әзерләнү» дигәннән, к. каз. кезе «корал (ук) төзәү», башк. (Катаринский) кизә- «ук таягының төбенә киз киртү» ~ тув. кезе- id.; кырг. кезе- «(взять оружие на изготовку) коралны атарга әзерләү», тат. диал., башк. кизәү, ки ҙәү «ук таягы төбендәге кирт, киз» һ.б. Шулай итеп, мәгъ. үсеше: киз «ук төбендәге махсус кирт» → киз-ә «шул киртне керешкә кую > атарга әзерләнү > янау > сугарга әзерләнү, кул күтәрү», соңгы мәгънә ук-җәя тормышта очрамый башлагач активлашкан. К. Киз, Кизән-ү. Räsänen 1969: 260 (бик аз мәгълүмат).

Дерив.: (иске тат.) кизәк, кизәчәк «батыр сугышчы – төз атучы»; кизәгән «мәргән».



Предыдущая статья            Следующая статья