Тэтимол 2015

КИЗӘК II(к. мәкаль: Үлем – кизәк, дау – кунак, Исәнбәт II: 870) «очередь удара в поединке богатырей; очередь, поветрие, эпидемия», каз., кырг. кезек, уйг. гезәк, төркм. гезек «тапкыр, мәртәбә», хак. кизĕм, алт. кезим, монг. кидзик, киджик, каз. кезбә id. һ.б. киз < кэз «җәя керешенә ук кую» сүзеннән (Будагов II: 176–177), к. кырг. кез «момент (керешкә ук кую моменты), кизәк ату-бәрү чираты (бергә-бер көрәштә һәм уенда)». К. Киз, Кизү, Кисәк II.



Предыдущая статья            Следующая статья