Тэтимол 2015

КИЗӘК I«кизяк; кирпичи из торфа, навоза (на топливо)», диал. (ДС III: 81; ТТДС I: 266; ТТДС II: 169; ЗДС: 284) кәҗәк, кәзәк, кизек id. > морд. М. кизик, рус. казик, кизик, кизяк, кизёк, чув. кисек id., к. алт., уйг., чыгт., бор. төрки кäзäк «өлеш, өлте, кисәк, бүлемтек» (к. Радлов II: 1172–1174) һ.б. киз ~ кәз тамырыннан, к. тат. диал. (ДС III: 81; ТТДС I: 243) кизәр-ү «өлтеләргә бүлгәләнү; кибеп, катып яргалану». Бу фигыльдән күренгәнчә, киз сыйфат мәгъ. дә ия булган, ихтимал, аның фигыль мәгъ. дә булгандыр (*кэз-е «тигез кисәкләргә бүлгәләнү»), к. к.-балк. тезгек [тэзгэк] < кэзгэк «кизәк». Тизәк яңгырашы икенчел. К. Кизәки.

Рус. диал. кизяк, кизик тур. к. Фасмер II: 231; ЭСТЯ V: 22; Аникин: 288 (Фасмер да, Аникин да тат. кизәк сүзен белмиләр). К. Кәс, Тизәк.



Предыдущая статья            Следующая статья