Тэтимол 2015

КИЗ I, диал. кис «древко, стержень стрелы», күч. «балка» (Тумашева 1992: 135) ~ башк. киҙе, киҙәү «ук сүреге (таякчыгы); ук сүрегенең төбенә аны җәя керешенә кую өчен ясалган кирт» ~ каз. кез [кэз] «ук сүреге (таягы); киртле ук таягы», төр. giz «ук сүреге төбенә ясалган кирт», иске уйг. gez, kez «ук ясау өчен таякчык; аршын» ~ кäз «аршын» (чөнки ук таягы бер аршын озынлыгында була, к. Zenker: 748), к.-балк., каз., кырг. кез [кэз] «кирт; ике тау арасында иңкүлек», хак. кис < алт., тув. кес < бор. төрки (МК) kez «укның төп ягы», kezlä-, kezgär- (< кырг. кезгер-) «укны керешкә җайлап кую» ~ гаг. кеез [кээз] «мәрәү (прицел)» һ.б., чаг. ш. ук мар. йангеж, йоңеж «җәя» < бор. тат. йан-кэз «җәя һәм ук» > чув. Янккас «әкият батыры исеме». К. ш. ук хак. кис, алт., тув. кес «киз».

Кадим тормышта киз, ук һәм җәя гаять зур әһәмияткә ия булган һәм бу сүзләр көндәлек телдән төшмәгән; шул шартларда киз < кэз < кәз тамырыннан бик күп сүзләр ясалуы гаҗәп түгел. К. Кәз, Кәзлек, Киз II, Кизә, Кизәк II, Кизә-ү, Кизү. К. Будагов II: 176; Räsänen 1969: 260; Redhouse: 398–399; ЭСТЯ V: 20–21.



Предыдущая статья            Следующая статья