Тэтимол 2015

КИЕТ [кийĕт] диал. (ТТДС I: 244) «одежда, которая дарится невестой жениху» (бор. гадәтчә бөтен киемне һәм корал-яракны кияүгә кыз-кәләш бүләк иткән) ~ башк. кийет id.< гом. кыпч. кийит id., үзб. кийит < бор. төрки (ДТС: 294, 305) kejit, keit, kezit «бүләк итеп бирелгән кием» ← kej-, ke- «кию». Татарларда элек киет келәү (киет келәмеш) дип Нәүрүз бәйрәмен атаганнар булса кирәк (к. Будагов II: 183). К. ш. ук Ногайцы 1998: 165.

Дерив.: киетле, киетсез; киетлек.



Предыдущая статья            Следующая статья