Тэтимол 2015

КИБӘН, диал. кәбән «стог» < гом. кыпч. кэбэн, кәбән (> башк. кәбән, к.-балк., ком. гэбэн) > чув. капан, мар., удм. кабан, манси. кепäн, венг. kepe, морд. капаня (к. Егоров 1964: 89), чаг. ш. ук морд. капа id. Чаг. кырг. кепе, уйг. кепә «шалаш». Кибән, кәбән төбендә «өстән ябулы өем» мәгъ. булган булса кирәк (кибәннең эче куыш була). Себ. тат. кәмәл, кимәл «кибән» – халык этимологиясе буенча кәмәл ~ кимәл сүзе (к. Кимәл ) белән буташтыру. Таҗ. диал. каппа «шалаш», һинд. kabandh «зур мичкә; өем, өркәч» сүзләрендә дә очраклы охшашлык кына булса кирәк. Ләкин як. кāбис- «кибән салу» (Пекарский: 1059) очраклы түгел – ул кибән сүзенең тамыры кәп//кип булуын күрсәтә, каз. (ҚТДС: 170) қабан «кибән» – кибәнне кабанга охшатудан. К. Кип, Кипен II.

Рус. диал. кабан «әрдәнә; кибән» тур. Аникин: 229; Räsänen 1969: 254; Федотов I: 223.

Дерив.: кибәнле, кибәнсез; кибәнлек; кибәнлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья