КЕШЕ «человек; чужой; посторонний» < гом. төрки киши (Радлов II: 1392) > нуг., каз., к.-калп. киси, кĕсĕ, алт. диал., як. киси ~ киһи < бор. төрки (ДТС: 310) kiši «кеше; хатын, килен; теше», kis «хатын, зәүҗә», к. ш. ук угыз. гиши, алт., тув. кижи, хак. кĕзĕ id. Бор. төрки kiši «кеше; хатын» һәм kisi «хатын, зәүҗә» икесе ике аерым сүз, дигән фикер дә бар. Чаг. санск. kisi «кеше»; икенче тарафтан к. кыт. кэ жэн′ «кеше; кунак кеше», кэ «кунак»; тат. кеше кытайча жэн′ шикелле адәми зат билгесе булып килә: ана кеше, кыз кеше, кода кеше һ.б. ЭСТЯ V: 78–79. |