Тэтимол 2015

КЕШӘН, диал. көшән «путы (лошади)» < гом. төрки кишэн (> нуг., каз., к.-калп. кисэн), уйг. кижэн, алт. кижэн, хак. кизэн, кизäн id. < бор. төрки kišän id. ← kišä- «кешәнләү» ~ хак. күзэ- id. КБтә Ажун фәйләсуфи, нәңи болмаса, нәгә тилдәм эрсә, кишәди тилиг, ягъни «Бөтен дөньяга билгеле философ та, байлыгы булмаса, ничек кенә телдәр булса да, телен тыяр». Иске кишән сүзенең гомумән «богау» мәгъ. дә булган, к. Ясәвидә (30 хикмәт) Бәхилләрнең муйнында [кыямәттә] утлыг зынҗыр-кишан бар. К. ш. ук каз., к.-калп. (ҚТДС: 171) күшен «камыт». Joki (1955: 184) төр. күйл, төркм. гүйл-, гүлү- ~ монг. күли «бәйләү» белән баглы дип карый. Чаг. Күшә. К. Көлтә. ЭСТЯ III: 95–96. Дерив.: кешәнле, кешәнсез; кешәнлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья