Тэтимол 2015

КЕЧЕ, диал. кеце «младший, меньший», диал. «небольшой». Сөйләшләрдә бу сүзнең утыздан артык варианты һәм паронимы бар: кечек, кецек, кецегә, кецегәц, кечкә, кечкәй, кецкәй, кескәй, кечкен, кестен, кечкентәй, кечкентүк, кечү, кечнә, кечри, кечтек һ.б. (к. ЗДС: 301–303; Dobr. II: 313–314). Күрше һәм кардәш телләрдә дә шундый хәл. Төп форма гом. кыпч., алт., госм., иске яз. төрки кичи (> нуг., каз., к.-калп. киши), башк. кесе, ком. киччи, к.-балк. гитче, хак. кiчiг, бор. төрки (ДТС: 306) kičig, kičüg id. һ.б. (к. Будагов II: 174). К. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 100) кичү, кырг. кичүү, алт. күүчүү, хак. диал. кĕзэк, госм. күчүк «кече, кечкенә» ~ монг. күчүк, кичик, бор. монг. hüčüken, hüčügüken > эвен. (ССТМЯ I: 421) кöчукэн, кучукэн, кучиккэн «кечкенә». Кайбер төрки телләрдә (тув., як.) ышандырырлык параллельләре юк. Мар. изи «кече» төбендә фин-угор сүзе дип исәпләнә.

Сүзнең этимологиясе бәхәсле. М. Рясянен (Räsänen 1969: 269) кече ~ күчүк сүзен гом. төрки, монг. күчүк «көчек» сүзе белән тәңгәлләштерә (көчек исә халыкара яисә ономопоэтик сүз). Безнеңчә, кече < кичиг < бор. *кейинчиг «иң соңгысы», ягъни бор. kejin, kein «соңыннан, соңгы» сүзеннән була ала (көчек мәгънәсендәге сүздән гомумән кече мәгъ. сүз килеп чыгарга тиеш түгел). К. Кечерәй-ү, Кечкенә, Киен. Чаг. Кинҗә .

Дерив.: кечелек, кечелекле; кечелән-ү, кечерәй-ү .



Предыдущая статья            Следующая статья