Тэтимол 2015

КЕР-Ү «входить, двигаться внутрь» ~ чув. кĕр-, хак. кiр-, гом. төрки кир- (угыз. гир-, як. киир-) «керү, җитү» ~ монг. күр- «җитү». К. Кергелек, Кереш-ү. Будагов II: 174–175; Федотов I: 276–277; ЭСТЯ V: 47–49.

Дерив.: кергез-ү, кердер-ү, керт-ү ~ керет-ү; керттер-ү (бу йөкл. формаларының һәркайсы аерымланган мәгъ. ия), керел-ү, кереш-ү, кертел-ү; керә-керешкә; кергәлә-ү, керештер-ү; кергеле, кергесез; кергелек; кереш (шуннан керешле, керешле-чыгышлы; керешли ); керем, кертем һ.б. Сөйләшләрдә керт-ү сүзенең керет-ү варианты бар. Әд. кереш «мөкаддимә» рус теленнән калька булса кирәк, к. Кереш.

Кер-ү сүзенең аерым мәгънәләре (ш. ук формалары) аңлатмага мохтаҗ, мәс., җеп керү ~ керешү, керет-ү «юындыру». Алар аерым сүзләр һәм аерым тамырдан түгелме икән?



Предыдущая статья            Следующая статья