Тэтимол 2015

КЕР «грязь; бельё, подлежащее стирке» < гом. кыпч., үзб., уйг., чыгт., госм., як. кир, тув. хир, үзб. диал. киир, хак. кĕр ~ үзб. диал. кирэ ~ бур. хирэ, эвенк. кир < бор. монг. gkir (к. ССТМЯ I: 398) «кер; керле»; кир- < киир- керләнү, пычрану фигыле дә булган булса кирәк, к. каз. kirik- < бор. төрки (ДТС: 309) kirik- ~ тув. хирик- «керләнү» (*хир- < *кир- фигыленең интенсивлык формасы).

Тирән тамырлары ачык түгел; чаг. фар. гир, ягн. (< сугд.) γirek, γıreg «кер, балчык, тузан» (к. ЯТ: 258). К. ш. ук Керәч . ЭСТЯ V: 69–70; Федотов II: 298 (чув. кирĕк «кер, былчырак» тур.).

Тат. кер (элү) «юылган кием-салым (элү)» абсурд мәгънәгә ия (юылганы да, юылмаганы да кер !). Монда ниндидер этимологик хикмәт булырга тиеш. Ихтимал, кер элү дигәндә чынлыкта диал. керги << монг. киргүй «керсез (нәрсә)» элү тур. әйтеләдер. Шундый ук хәл чүплә-ү дә бар.

Дерив.: керле, керсез; керлән-ү; диал. (ТТДС I: 239) керек «кер, былчырак».



Предыдущая статья            Следующая статья