КЕНДЕК, диал. (Рамазанова 2013: 98–99) кентек «пуп, пупок; сердечник (деталь различных устройств)» > чув. кĕндĕк, мар. кендек, кындык, удм. киндик, киндикчöг id., рус. (к. Дмитриев 1962: 537) киндяк «арба кендеге (шкворень)» < гом. кыпч., уйг., үзб., алт. киндик, ком. гинник, тув. хиндик һ.б. «кендек» < бор. төрки (ДТС: 308) kindik id. ← *киин, к. алт. кин, тув. хин, хак. кĕн, як., төркм. киин id., чаг. ш. ук тув. хирин «кендек». Тамыр *киинт булырга да мөмкин (ягъни кендек < киндик < киин-дик түгел, ә киинт-ик < киинт-иг була ала). Әрм.-кыпч. kindik «буыннар теземендә урын; нәсел буыны» мәгъ. кызыклы. Кендек сүзен кәнт (к.) «үзе, кәнт» сүзе белән чагыштыралар. К. ш. ук монг. күйи «кендек», мар. кĕлĕмде ~ венг. köldök «кендек» (< болг.). ЭСТЯ V: 68–69 (киин тамыры кин «кен» белән дә чагыштырыла). Федотов I: 274; Eren: 167 (тәфсилле); Аникин: 458. Дерив.: кендекче (әби); (ДС III: 80) кендекәй «кендекче». |