Тэтимол 2015

КЕНӘЗ «князь» ~ башк. (БТДҺ: 138) кенәҙ «нәзберек, талымчан» – рус. князь сүзеннән, шуннан ук уйг. кинәз, төр. keniz һ.б. (рус тарихына караган хезмәтләрдә), иске тат. (Будагов I: 138) кенәз, кенәзләр – XVI–XVIII гг. Россия чикләрендәге «ныгытылган линия» – «кенәз кальгалары». XX г. башларына кадәр руслар татарларны «князь» дип атаганнар – бу факт төрлечә аңлатыла.

Рус. князь, иске рус. кнезь < герм. könig «король» сүзеннән (чаг. рус. княгиня «кенәз хатыны» ~ ним. Königin «королева»); шунысы кызыклы, герм. könig сүзен һунн *киāң (к. Киң II ) «киңәшче» (патшаның киңәшчесе һ.б.) сүзеннән дә чыгаралар; гомумән бу герм. сүзенең этимологиясе томанлы (к. Kluge: 519–570); кайбер слав. телләрендә князь сүзенең тарихи тәңгәллекләре «рухани» мәгънәсендә (мәс., пол. ксендз «поп»).

Дерив.: кенәзлек (төрле мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья