Тэтимол 2015

КЕЛПЕ-Ү «засиять, засверкать; быть сияющим (о комнате, доме, дворе)», диал. (ТТДС I: 236, 275) келпә-ү, көлпе-ү «сиять, светиться», (Ф. Хөсни) «светиться счастьем, радостью» ~ башк. (БҺҺ II: 117) күлбе- «җәйрәү; киңәеп китү», нуг. күлпи- «балкып китү», нуг. күлпилде- «тигезсез ялкынлану», кырг. күлпöң «балкыш», кöлпү- «зур һәм матур булып йөрү». Веляр вариант ком. кулбу-, кулбур-, кырг. кулбур-, кулпур, каз. кулпыр- «тигезсез яну; төрле төстә балку». Чаг. ш. ук як. килбэй- «ялтырау», килбиэң «балкыш». Тат. диал. гөлпе-ү, башк. (БҺҺ II: 65) гөлбә-ү «купшы, матур булып йөрү» халык этимологиясендә гөл сүзенә нисбәтләнгән булса кирәк. Безнеңчә, сүзнең нигезе – *күлп ~ *қулп тәкълиди тамыры. Шуның белән бергә төрки телләрдә шул ук мәгъ. кил- тамыры да бар: алт., як. килэң «ялтырау, келпү», килэй-, килбэй «ялтырау, келпү» ~ эвенк. килули «ялтыр», килумча- «ялтырау» һ.б. (к. ССТМЯ I: 394).

БТДҺ (150, 161) көлбә-ү, күлбе-ү сүзен «киңәю, җәйрәү» дип аңлата.



Предыдущая статья            Следующая статья