КЕЛИНДЕР, диал. келиндрик  (ТТДС I: 236), керәндил  (трбс.) < рус. крендель < ним. Kringel «түгәрәк». Чаг. чув. кĕлинтĕр < тат. ? Ним. сүзе ринг «көрәш түгәрәге» белән гомоген һәм бор. һрингур «түгәрәк» сүзеннән килә. Бу сүз авар теленнән алынган һәм күрәң  (к.) + кор  (к.) сүзеннән дигән фараз бар.  |