Тэтимол 2015

КЕЛӘ-Ү диал. (миш., к. ТТДС I: 236–237) «желать, хотеть; молиться, просить» > чув. кĕле- «келәү, теләү, теләнчеләү», мар. т.-кб. кĕле- «кирәк булу» (Иванов, Тужаров: 107) – ягъни мари телендә бу күчемсез фигыль; миш. диалектында да баргым кели кебек тезмәләрдә келәү – күчемсез. Бу фигыльнең параллельләре күп түгел: аеруча хак. кĕлэ- «теләү, үтенү, (кем турында) борчылу», кар., алт. килэ- «теләү; сорау; борчылу, хәстәрлек күрсәтү, игътибар иттерү (әләкләү)» ~ монг. хэллэх «сөйләү; зарлану» ← хэл ~ тат. кĕл < кил «тел» сүзеннән. К. Кел, Телмәр .

Келә-ү фигыленең дериватлары күп кенә, иң билгелесе келән-ү, келәнче > мар., чув. келэн-, кĕленçĕ, хак. кĕленҗĕк «теләнче» (шуннан рус. клянчить), кар. килэн- «теләнү», килэнчи «теләнче». Чув. телендә тат. телендә кулланылмый торган кĕлеш- «сатулашу», ә кар. телендә клэк «теләк» сүзләре сакланган, морд. кле «сөйлиләр, диләр» (< миш.). К. ш. ук К. Menges 1972: 319–320; Федотов I: 270–271.



Предыдущая статья            Следующая статья