Тэтимол 2015

КЕЛӘВЕЗ[кĕләwĕз] «кляуза, ябеда» < миш., чув. яки болг. *кĕләwĕҗ < тат. келәwеч «әләкче, теләнче» булса кирәк, к. мар. келäпсĕ «теләнче» (-н- түгел, -п-), каз. (ҚТДС: 151) келауыздык «ялган сүз» этимологиягә берни дә бирми.

Келәвез сүзен бик теләп рус теленнән алынма диючеләр бар. Ләкин рус сүзенең үзенең этимологиясе ачык түгел (к. Фасмер IV: 260). Лат. clausula «клаузула, суд карарында искәрмә» сүзе белән чагыштыру мәгънәви җәһәттән бик аксый. Гомумән, келәwезнең төрки сүз булуы бик ихтимал. Чаг. рус. клевета – ш. ук этимологиясе томанлы сүз ← кĕл-әү? К. Келә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья