Тэтимол 2015

КЕЛӘ I, диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) келәү, диал. (ТТДС II: 165) келәй, келәп «щеколда, крючок двери; запор, задвижка» ~ башк. (БТДҺ: 137) келәй «күгән» > чув. кĕле id. Идел-Урал региональ сүзе, тат. диал. кĕл < кил «тел (тел сыман деталь)» сүзеннән, к. мар. кĕл, кыль «тоташтыргыч (скоба); тел». Тәүдә «киллäгү > килләwү булса, бүтән фонетик вариантлар шуннан чыгып җиңел аңлатыла. Рус. кляп «тыгын» сүзе үзе төрки телләрдән алынма булса кирәк (аның этимологиясе томанлы, ди Фасмер II: 260). М.Р. Федотовның (I: 271) келә сүзен фар. килит «йозак» сүзеннән диюе фонетик җәһәттән акланмый. Төр. kle «ачкыч» тат. теленнән түгелме икән?

Дерив.: келәле, келәсез; келәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья