Тэтимол 2015

КЕЛ диал. (келен белү «знать заговор против чего») «языческое моление», кел итү «сватовство, уговаривание девушки» (ЗДС: 2972 > чув. кĕл, кĕлĕ «молитва (в церкви)» (кĕлле- «молиться») < бор. төрки кил, монг. кил, хил, удм. кил, морд. кель, фин. kiel «тел» һ.б. Төрки-монг. һәм фин-угор телләрендә таралган сүздән, шуннан ук тел < тил (к.). Гомумән кел < *кил варианты төрки телләргә хас түгел – ул миш. диалектында һәм чув. телендә генә (бик сирәк) очрый, ләкин аның дериватлары (бигрәк тә тат. телендә) шактый һәм алар Себер төрки телләрендә дә табыла (к. Кәлә-ү ).

Миш. кели «тели» сүзе белән *кәл (к. Кәлә-ү ) тамыры гомумән бердәй булса кирәк, ләкин бу вариантлар Идел-Урал регионында пәйда булмаган – алар читтән һәм борынгыдан килә.

Кел тамырының дериватларына тат. келә, келәвез, келәнче, келәү, келәч сүзләре керә; шунысы кызык ки, алар күрше телләргә (шул хисаптан рус теленә) үтеп кергәннәр. Бу факт кел тамыр дериватларының элек киң кулланылуын күрсәтә. К. Кәләш . Тюркологиядә нишләптер кел тамырына игътибар ителмәгән.



Предыдущая статья            Следующая статья