Тэтимол 2015

КӘШӘҮ, кашау, кашаwай (ЗДС: 295; башк.) «кошевые (сани)» ~ каз. (ҚТДС: 148) кәшебой id. рус. кошевой (экипаж), кошевые (сани) сүзеннән. Рус сүзе исә кош < бор. төрки кöш «күш, күләгәлек» булса кирәк. Рус сүзе куман., бор. төрки (ДТС: 319) köšigä «күләгә» сүзеннән турыдан-туры да алына ала, шуннан рус кошёва «күш» килсә кирәк. К. Күш .

Рус., укр. кошевой (атаман) сүзе рус диал., укр. кош < гом. төрки қош, қоош «куыш» сүзеннән. К. Куыш . Аникин: 309.



Предыдущая статья            Следующая статья