КӘШӘНӘ «ограда могилы» (первоначально кирпичная), диал. «гробница» ~ гом. кыпч. кэшэнэ (к. Räsänen 1969: 258) < фар. кашанэ id. «Кяш шәһәреннән килгән керамика» сүзеннән, к. Abrahamowicz Z. Käšäne in türkischen und slavischen Sprachen und in der Toponymik des Dešti-Qıpcaq // UAJ, 1965, v. 36, s. 3–4. Кәшәнә сүзе күп телләргә таралган, хәтта рус телендә дә кешень «кәшәнә» (Абаев I: 594), к. ш. ук рус. кашин «ялтыратылган ак керамика». Кишинёв шәһәренең исеме дә шуннан диләр. Дерив.: кәшәнәле, кәшәнәсез; кәшәнәлә-ү. |