Тэтимол 2015

КӘТӘН диал., кәтәнә, кәтәнәк (ЗДС: 293; Рамазанова 2013: 170), кәртләкә (к. югарыда) «замухрышка, малорослый человек» ~ башк. кәтәбәк, кәтәл, кәтмәк, кәтмек id., чув. картлака «кителгән, киртелгән» (кеше, үсемлек һ.б.). К. Кәтмәр.

Әкиятләрдәге Кәтән (Кәтән Иванович) «бәләкәй генә елгыр кеше», «әкияти елгыр песи» бүтән тамырдан (рус. диал. котян?) булса кирәк. Гомумән, китерелгән сүзләр төрле тамырлардан, ләкин сөйләүчеләр аңында ничектер бердәй күренәләр.



Предыдущая статья            Следующая статья