Тэтимол 2015

КӘСТӘНӘ «каштан, каштаны; каштановый» < төр. kestane id. (характерлы көрән төстәге һәм утта куырып ашала торган эре чикләвек). Рус. каштан, каштаны ним. Kastanie id. сүзеннән булса кирәк (ним. -st- -шт- дип укыла), ним. сүзе исә < төр. Шуннан ук бу җимеш атамасы барча Европа телләренә таралган. Моңа төрекләрнең хәрби атларга кәстәнә ашатуы сәбәп булган диләр. Төр. теленә kestane сүзе Якын Шәрык телләреннән килә, к. әрм. кäст, гар. кäстäл һ.б. «кәстәнә». Төп чыганагы билгесез.

Кәстәнә < кастана сүзеннән рус. кастаньета << исп. castanieta «музыкаль шакылдавык» – төп мәгъ. «кәстәнәчек» сүзе килә. К. Kluge: 475; Фасмер II: 215.



Предыдущая статья            Следующая статья