Тэтимол 2015

КӘРКӘРӘЙ, кәкәрәй (ЗДС: 286) «длинное цветное хвостовое перо у петухов; хохолок у птиц; вид птицы с хохолком» ~ төр. karkara (telliturna «тәлле торна» дип тә атала) «түбәсендә таҗы булган торнасыман кош» (ним. Jungfernkranich «кәләш торна» диелә). Бабур (Будагов II: 50) каркара дигән кошны өке, тавис, челән кебек бүрекле кошлар рәтендә искә ала. Сүз төзелешенә караганда, бу зооним гарәп теленнән килә. К. ш. ук чыгт., каз., кырг. (Räsänen 1969: 238) karkara, телеут. karkιra «торна кебек кошлар» < монг. qarqara «көлсу төстәге торна» (сүзнең монг. булуы шикле).

Кәркәрәйне элек егетләр баш киеменә ярсызлык-буйдаклык билгесе итеп тагып йөрткәннәр. Бу гадәт Европада киң таралган һәм бездә дә билгеле булган. Кәркәрәй биреп вәгъдәсендә тормаган егет турында бер башкорт җыры да бар:

Кәркәрәең бирдең дә,

Касып киттең кош кеүек...

Кәттә егетләрдә кәркәрәй – бизәнгеч, көмеш кыстыргычлы, кыйммәтле әйбер булган.



Предыдущая статья            Следующая статья