Тэтимол 2015

КӘРВАН «караван» ~ гом. кыпч. кәрүан, чыгт., төр., аз. кäрван һ.б. (к. Räsänen 1969: 257) < фар., гар. кāрwāн id. Иске рус. карван кыпч. телләреннән, ә караван – Көнб. Европа телләреннән булса кирәк, Фасмер II: 190; Тимергалин: 240.

Бу сүз фар. карбан яңгырашында тәүләп Фирдәүсидә (Х г.) күренә; соңыннан аның халык этимологиясенчә төрле яңгырашлары пәйда булган; караван дип киңәйтелеше гарәпчәдән таралган; иң бор. нигезе пәһл. kārpānde «хәрби йөреш җыены» дип уйлыйлар, һәрхәлдә тамыры бор. ир. kar, kara «армия; кушын (өйрәтелмәгән армия)». К. EI IV: 676–679.

Дерив.: кәрвансарай «кәрван тукталышы урыны»; шул исемдә топонимнар бар.



Предыдущая статья            Следующая статья