Тэтимол 2015

КӘРАП, диал. (к. ТХИ: Әкиятләр I: 262) кәрәп, (Радлов, Образцы… IV: 204) кирәп «корабль», бор. тат. хараб «кимә» (Максудидә Гизәр икән, күрде анда бер хараб, Ул харабта ултырыр түкмәккә аб [суын түгәргә]) < чыгт. һ.б. иске әд. телдә кäраб, фар. геряб, гар. диал. җерэб id.; к. ш. ук гар. кäраб, ғураб id.; алт. кäрäп, монг. кэрэм «каек». Бор. заманнарда ук грек теленнән таралган (грек. karabos «гади палубалы кимә»). Рус. корабль (> тат. сөйл. карабел) сүзе турыдан-туры грекчадан, төрки сүзләргә бинисбәтән алынган. К. Кораб.



Предыдущая статья            Следующая статья