Тэтимол 2015

КӘПЧӘЛЛӘ (себ., ЗДС: 290) «гвоздодёр» дип аңлатылган, ләкин чынлыкта кр.-тат., төр. kepçekelle «эрегән металл белән эш итү (мәс., эретмәнең составын контрольләү) өчен файдаланыла торган озын саплы чүмеч» сүзеннән булса кирәк. Бу сүздә кәпчә ~ кр.-тат., төр. kepçe «озын саплы тирән чүмеч», -әллә < кәллә (к. Кәләпүш ) ~ төр. kelle «баш».

Кәпчә сүзе (себ. тат. сөйләшләрендә бар бугай) – уйг., үзб., төркм. кәпчә, капча һ.б. – тагын «vulva, һәркем түләүсез файдалана ала торган (кол, әрсез, мескен) хатын» мәгъ. – фар. телендә яисә Якын Шәрык төрки телләрендә гар. кäлб «эт; кәнтәй; эт авызы» сүзеннән, аңа мәзкүр телләрдә киң кулланышлы -ча// -чә кушымчасы ялганып ясалган: кäлбчä «кечкенә эт, кәнтәйчек»



Предыдущая статья            Следующая статья