Тэтимол 2015

КӘПТӘР IIдиал. (Тумашева 1992: 95 һ.б.) «голубь» < фар. кäбӯтäр id. кäбуд «күк» сүзеннән (төптә киресенчә булмаса) > төр. kebuter «күгәрчен». Татарларда күгәрчен уйнату киң таралган булган (К. Насыйри бу шөгыльне бушка вакыт уздыру дип махсус язып чыккан), шуннан яшьләрдә кәптәр сүзен кәп дип кенә кыскартып атау (к. Тумашева 1992: 95) килеп чыккан.



Предыдущая статья            Следующая статья