Тэтимол 2015

КӘПӘЧ «шапочка; головной убор простейшей формы» > чув. кеппеç, башк. кәпәс id.; тат. (бигрәк тә себ.) сөйләшләрендә вариантлары күп: кәбәц, кибэц, кэбэц, кәпәц, кәүәц (к. Тумашева 1992: 92, 94) < кәләбәц, киләбәц (Радлов II: 1116; Радлов, Образцы… IV: 286) «кәпәч; хатын-кыз бүреге» ~ искечә кәләбаш, башк. кәләбәш (БТДҺ: 172) id. кәләпүш < кәлләпуш сүзенең «бозылган» (дөресрәге тат.-башк. вокализмы законнарына буйсындырылган) варианты булса кирәк. Ләкин төр. kepez «яр буендагы кыя, текә һәм биек тау; кәләш бүреге; әтәч кикриге» һ.б.ш. (Redhouse: 639) икенче төрлерәк аңлатмага да юл куя (< кәлләпәз ?, к. фар. диал. базäк «җилфердәк; баш киеменә беркетелгән каурый»). К. ш. ук куман. kepes, бор. төрки (Räsänen 1969: 254) käbäc, käbäš «бүрек». К. Кәләпүш.



Предыдущая статья            Следующая статья