Тэтимол 2015

КӘП IIдиал. «вместилище; оболочка» ~ кырг. кеп (кэп) «форма; маска; кием». Дерив. (ЗДС: 291) кәпцек «мешочек». Күп сөйләшләрдә кәплә-ү, киплә-ү «тышлау, япкалау, формасына китерү» һ.б.

Бу кәп ~ кап тамыр сүзе тат. һәм. гом. төрки лексикада күп тапкырлар очрый һәм гомумән күп телләргә таралган халыкара сүз булса кирәк. К. Кәбәк ~ кибәк, Кәбән ~ кибән, кәбәнәк ~ кәпәнәк, кәбәрә ~ кәвәрә, кәперән ~ кипрән, кәпәрен-ү, кәпер, кәпле һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья