Тэтимол 2015

КӘНТӘЙ «сука» < бор. *кәнтәг булса кирәк, к. каз., кырг. канден, кандель, кандек «кечкенә гәүдәле эт токымы» – кән//кан «эт» тамырыннан (к. ЭСТЯ V: 255–256), к. бор. монг. gani, kani «эт», kačikan «көчек»; к. тат. диал. (ТТДС I: 270) кәнчек, кәнчәй, башк. кәнсек, кәнсәй, кансай «кәнтәй» < кәни-чәг//қаничағ id.

Кани, *кану эт тамыры барча Себер телләрендә очрый: корел., нивх. кан, кани, хант.-манси канак «эт» һ.б. һәм бу тамыр сүзне һинд-евр. *keuon «эт, бүре» (шуннан авест. kuon «эт», лат. kuno «кәнтәй», canis «эт», кельт. kunos, ним. Hund «эт» һ.б., к. Георгиев: 47) сүзе белән чагыштыралар.

Дерив.: кәнтәйлек, кәнтәйлән-ү (һәр икесе күч. мәгъ.).



Предыдущая статья            Следующая статья