Тэтимол 2015

КӘНСӘ «канцелярия, правление, административное учреждение» < кәнсәләр (< канцелярия) сүзен халыкча аңлаудан килеп чыккан. Кәнсә сүзе шактый киң таралган (к. Гайнетдинов М. XVIII йөздә татар яңарыш хәрәкәте. КУ, 1992, № 7–8) һәм хәтта кардәш вә күрше телләргә дә таралган: үзб. кенгса «контора» (ЎХШЛ: 145). Тимергалин: 239.

Рус. канцелярия < лат. cancellarius «рәшәткә, барьер» сүзеннән.



Предыдущая статья            Следующая статья