КӘНДИ, диал. кандика (Ахмаров: 21), қәнди «чашечка (к. Будагов II: 66); двойная чашка» ~ башк. (к. БҺҺ III: 98) кәндей «тилбәрән (мәк һ.б.) орлыгының тартмачыгы» һ.б. > чув. канти «кәнди» < фар. қанди «шикәрле, шикәрнеке, шикәр савыты» ← қәнд > себ. тат. қәнт «шикәр» сүзеннән. К. ш. ук умартачылыкта қанди «бал кортларына кирәккәндә куела торган ширбәт». К. Кант. |