Тэтимол 2015

КӘМӘР II, диал. кимәр «подмытый водой (так, что образован свод) берег реки» ~ каз., кырг. кемер «текә яр, кәмәр; калкулыкның текә янтыгы», кр.-тат. (Dobr. II: 265) kemer «биек-биек түмгәкле җир». Бу сүзне Юдахин, Будаговка нигезләнеп, фар. сүзе ди (чынлап та, фар. телендә кäмäр «áрка; дуга»). К. ш. ук төр. kemer «бөкрелек; уелты»; «áрканың түгәрәк өсте». Госм., аз. kämär «кәмәр» сүзен Рясянен грек. καμαρα «бөкре, бөкрелек» сүзеннән дип карый. Будагов II: 137; Räsänen 1969: 251.

Шунысы кызыклы ки, барча сүзлекләрдә диярлек кәмәр I һәм кәмәр II берләштерелеп, бер матдәдә бирелә. Без, монда ике сүз бардыр, дибез.



Предыдущая статья            Следующая статья