Тэтимол 2015

КӘМӘ, диал. кәмәшәй ~ кәмәчәй «небольшая лодка» (кәмә сүзе кимә вариантыннан мәгънәсе белән дә аерымлана) ~ гом. кыпч. кеме [кэмэ], алт. кебе, kebe, keme, тув., монг. хеме [хэмэ] «кәмә; кимә», үзенчәлекле вариантлар: бор. төрки (Боровков: 17) кäми, төр. gemi, төркм. (Мухамедова 1973: 121) гәәми, кәәме «кәрап».

Алт. һ.б. кайбер телләрдә кеме белән рәттән гебе, геме, кеме, кебе, кибе, кöбö, кемеге, кöбöгö «мич» сүзе бирелә. Бу очраклы түгел – бор. мичнең бер төре кәмәдән ясалган, к. Кәмәгәч, Кимә, Кимәшә, Көймә, Комага. Räsänen 1969: 250.

Икенче яктан кәмәчә ~ кимәчә, башк. кәмәшәү ~ кимәшәү дип атта, дөядә барган балалар өчен улаксыман озынча бишекне дә атаганнар. Шулай итеп, тат.-башк. даирәсендә бер тамырдан алты этимологик дублет бар.

Кәмә ~ кимә ~ көймә сүзенең дериватлары, яңгырашлары күп һәм мәгънә спектры киң булуга карамастан, этимологиясе әле һаман томанлы. Тикшеренүчеләр кәмә ~ кимә, кәмәчә ~ кимәчә сүзләренең уртак нигездән икәнлегенә инанган хәлдә, кайсы мәгънә – суда йөзү транспортымы, әллә зур учакмы – беренчел булуы мәсьәләсендә төрлечә уйлыйлар. Хикмәт шунда: элек көймәләрне юан агач кәүсәләрен бер тарафыннан әкренләп яндыру ысулы белән ясаганнар. Агач кәүсәсен вертикаль хәлендә үк янтыктан яндырып, соңрак кына өстән һәм астан кистергәннәр. Янып утырган кәүсә күмәч пешерергә мич ролен дә үти алган. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья