Тэтимол 2015

КӘЛШӘ «всходы; отава; рассада; несозревшие хлеба; зелёный стебель злаков; хлеба, скошенные (для корма скоту) в зелёном виде; с коротким стеблем (о сортах злаков)» (ТТДС I: 268–269) ~ иске тат. кальша «курпы» (к. Будагов II: 22), башк. кәлсә «кылган; чирәм», чув. калча, удм. кальча «шытым, уҗым; камыл, яшь сабак», удм. кальча сэзы «өлгермәгән солы» мисаллары төп вариант кәлчә булганлыгын күрсәтә. Н. Поппе бу Идел-Урал регионы сүзен госм. kölčä «чүп үлән» белән чагыштыра (к. UAJ VI, 1927: 165), ләкин араларның ераклыгы һәм мәгънәләрнең дә бигүк тәңгәлләшмәве бу версияне кире кагарга мәҗбүр итә. Безнеңчә, кәлчә < кәлтә «кыска, киселгән» (чаг. себ. кәлцә «кәлтә», к. Тумашева 1992: 94) була ала. Ләкин бу версия дә кәлшә сүзенең барлык мәгъ. аңлатып бетерми. Ихтимал ки, кәлчә < *кәйелчә, ягъни *кәйел < кәйен «соңыннан үсеп чыккан» сүзеннәндер, к. Кәй, Кәнеҗ, Кинжә.



Предыдущая статья            Следующая статья